автор: Тагирова Гузель Ильясовна
музыкальный руководитель МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №33 «Колобок», г. Набережные Челны Республики Татарстан
Сценарий новогоднего праздника на татарском языке «Тылсымлы лампа» (для детей подготовительной группы)
“Йомры икмәк” 33 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Яңа ел бәйрәменә сценарий
«Тылсымлы лампа»
(әзерлек төркеме өчен)
Автор (төзүче): музыка җитәкчесе
Тагирова Г. И.
Яр Чаллы шәһәре, 2023 ел.
Максат: Яңа ел бәйрәмендә бәйрәм атмосферасын тудыру.
Бурычлар:
— Бәйрәмгә бергәләп әзерләнү процессы аша балалар коллективының берләшүенә ярдәм итү;
— Мәгариф коллективының барлык катнашучылары: педагоглар, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләренең үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итү;
— Эмоциональ ярдәмчеллеккә сәләтне үстерергә;
— Башкару һәм иҗат күнекмәләрен үстерергә;
— Балаларга җырлаудан, уеннардан, биюләрдән шатлык тудырырга;
— Бәйрәмдә үз-үзеңне тота белергә, үзең өчен шатланырга һәм башкаларга шатлык китерә белергә.
Беренчел эш:
— Балалар белән җырлар, биюләр башкару репетициясе;
— кышкы темаларга классик музыканы тыңлау;
— чыгыш ясау өчен костюмнар әзерләү;
— музыка һәм фонограмма сайлау;
— чарага декорацияләр һәм костюмнар әзерләү буенча ата-аналар белән бергәләп иҗат эшчәнлеге;
— чараны үткәрүнең оештыру мәсьәләләре буенча педагогларга консультация бирү.
Геройлар: Алып баручы, Кыш бабай, Кар кызы, Джина, Алладин, Убырлы карчык.
Балалар: Йолдызчылар, чибәр кызлар.
Реквизит: Алладинның лампасы, себерке (Убырлы к.өчен), киез итек (2 пар), якты таяклар (һәрбер балага 1-шәр), бәләкәй чыршылар (2 шт), уенчыклар (чырш.) – алар өчен 2 тартма, кармаклар (2 шт), 1 пар бәләкәй киез итек, кар йомарлаклары (һәрбер балага 1-шәр), балалар өчен бүләкләр, “снежкомат”.
Бәйрәм барышы:
(Алып баручы балалар белән бергә музыка астында керәләр)
1 б.Ап-ак мамык кар ява 2 б.Здравствуй праздник новогодний,
Акка төреп дөньяны. Праздник елки и зимы,
Буген безне үз янына Всех друзей своих сегодня
Яшел чыршы җыйнады. Позовем на елку мы!
3 б. Снег на солнышке сверкает 4 б. Бүген без чыршы янында
Серебрит на речке лед. Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Наконец-то наступает Кыш бабайны каршыларбыз,
Долгожданный Новый год! Матур җырлар җырларбыз.
5 б. Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Балалар (бергә): Котлы булсын Яңа ел!
“Чыршы әйләнәсендә” җыры
(Балалар урындыкларга утыралар)
А.б: Ап-ак матур тун белән, җылы биялэйлэр кигән,
Әкият урманы яныннан чыршыга таба чаба!
Матур да, төз дә, әйтегез әле — кем соң ул? (Балалар: Кар кызы)
(Музыка яңгырый. Кар кызы керә).
Кар к: Исәнмесез, дусларым! Мин Кар кызы! Кыш бабайның оныгы! Ничек сезнең монда матур! Ә сез балалар, бигрәк тә матур бүген! Берәр бәйрәм булла торгандыр. Нинди бәйрәм?
А.б: Бездә бүген Яңа ел бәйрәме!
Кар к: Бәйрәм булгач, әйдәгез соң чыршы янында биеп алыйк!
“Это Новый год!” биюе
(Балалар урындыкларга утыралар)
Кар к: Шундый матур итеп биедегез, балалар! Чыршыгыз да чибәр итеп бизәлгән, лэкин, нишләптер утлары янмый. Ә аларны кабызырга безгә кем ярдәм итәр соң, балалар? (Кыш бабай) Әйдәгез, аны чакырыйк!
(Балалар Кыш бабайны чакыралар).
Кар к: Нишләптер, безнең барып чыкмады.
Кар к: (Кар кызы чыршы астына иелеп лампаны кулына ала). Ой, нәрсә бу? Нинди сәер уенчык? Балалар, сез моның нәрсә икәнен беләсезме?
Балалар: Әйе, Алладинның тылсымлы лампасы бу!
Кар.к: Балалар бөтен әйберне дә беләсез икән! Ә ул монда ничек килеп эләккән һәм аны нишләтергә кирәк соң?
А.б: Бу тылсымлы лампа, анда барлык теләкләрне үтәүче Джин яши!
Кар.к: Шулай булгач, ул безгә Кыш Бабайны чакырырга ярдәм итәчэкме?
А.б: Ярдәм итәр!
Кар.к: Ә аннан ничек сорарга?
А.б: Башта аны лампадан чакыртырга кирәк! Балалар, Джинны чакырыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Балалар: Лампаны ышкырга!
(Кар кызы лампаны ышкый башлагач — утны сүндереп диско-шар кабызыла).
Кар к: Хәзер сынап карыйбыз! Лампаны кулыма алам, теләкләр чынга ашсын!
(Тылсымлы музыка яңгырый. Джина күренә. Яктылык кушыла).
Кар к: Менә бу ичмасам! Сез кем? (Джинага мөрәҗәгать итә)
Джина: Мин — Джина! Джинның оныгы!
Кар к: Ничек инде, безгә Джин кирәк бит, ул безнең теләгебезне үтәргә тиеш!
Джина: Кызганам, ләкин берни дә эшләп булмый, бабай ялга китте! Ничә гасырлар буена шул лампадан чыкмыйча эшләп йөрде! Джиннар да кешеләр кебек ял итәләр!
Кар к: (моңсуланып) Димәк, без монда Кыш Бабайны чакыра алмыйбыз, һәм ул чыршыны кабызмаячак, һәм балаларда Яңа ел булмаячак?
Джина: Ярар, мин сезнең теләгегезне үтәргә тырышып карармын, ләкин Джинн мине әле бар нәрсәгә дә өйрәтеп бетермәде! Барып чыгар микән?
А.б:Балалар, Джинадан безнең теләгебезне үтәвен сорыйбызмы? (Балалар: Әйе)
Кар к: Джина, әйдә безнең теләгебезне үтә! Нәрсә калтырап торасың? Туңдыңмы әллә? Әйе шул, бездә кыш, салкыннар, ә син җылыга ияләшкәнсең.
Джина: Әйе, мин яшәгән җирдә һәрвакыт җылы, ә сезнең суык бит! Авырыймдыр!
А.б: Авырмас өчен җылынырга кирәк сиңа! Биергә! Ә сиңа безнең чибәр кызларыбыз ярдәм итәрләр.
Джина белән чибәр кызлар биюе.
Джина: Кызларыгыз бирәк шәп итеп бииләр. Мин дә җылындым, рәхмәт, теләгегезне үтәп карый алам, әгәр дә сез кире уйламасагыз. Ләкин минем барып чыкмаска да мөмкин.
Кар к: Минемчә, тәвәккәлләп әфсен әйтергә кирәк.Сез ничек уйлыйсыз, балалар?
Джина: Тик мин берни өчен дә җавап бирә алмыйм. «Чинки минки тики вики, Чан чан чан абдурахман!» Бернәрсә дә булмады, күрәсең, әфсене дөрес түгел.
А.б: Әйдәгез бергәләп әйтеп карыйк.
Балалар: «Чинки минки тики вики, Чан чан чан абдурахман».
(Балалар сүз.әйткәннән соң, утны сүндерергә. Музыка яңгырый, Алладин җырлап пәйда була. Яктылыкны кабызырга).
(Җырдан соң Алладин як-ягына карана, кая эләккәненә гаҗәпләнә).
Кар к: Кем син?
Ал.: Мин-Алладин. Ерак Көнчыгыш Багдад шәһәреннән. Тик ничек килеп эләктем мин монда? Мин Багдад өстеннән принцессам Жасмин янына оча идем, һәм кинәт мине ниндидер сихерле көчләр эләктереп алдылар.
А.б: Синең белән ни булганын без аңлыйбыз!
Ал.: Кулыгызда нинди таныш әйбер ул, минем тылсымлы лампам түгелме? Мин аны бик озак эзләдем һәм гомерлеккә югалттым дип уйлаган идем. Ә, минем ни өчен монда килеп чыкканымны аңлыйм шикелле. Мине монда Джинн чакырды бит. Әй, Джинн! (Джинага мөрәҗәгать итә) Син нишләп үзгәрдең: ябыктың, яшәрдең, матурландың! Мин сине танымыйм.
Джина: Әлбәттә таный алмыйсың, чөнки мин аның оныгы — Джина! Ә бабай ялда!
Ал: Ник чакырдың мине монда, Джина? Мөһим эшләрдән аердың.
Джина: Мин әфсенне бутадым. Миңа Кыш Бабайны чакырырга кирәк иде, аның урынына син килдең!
Ал: Кем соң ул Кыш Бабай?
Кар к: Ул минем бабай. Без төньякта яшибез һәм Яңа елга бер тапкыр киләбез!
Ал: Ә Яңа ел нәрсә ул, ә бу нинди сәер киемле пальма?
Кар к: Бу пальма түгел, ә чыршы — Яңа ел символы, ә Яңа ел нәрсә ул, сиңа балалар аңлатып бирерләр. (Балалар аңлаталар)
Ал: Менә бу ичмасам! Нинди искиткеч бәйрәм, мин дә Яңа елны каршы алырга телим. Бүләкләр дә алырга, ә тагын Кыш Бабайны күрергә телим!
А.б: Алладин безнең белән кал, күңел ач һәм Яңа ел бәйрәмен каршыла.
Ал: Рәхмәт. Кыш Бабайны тизрәк чакырыйк, аны бик күрәсе килә!
Кар к: Джина, тагын бер тапкыр сынап кара, без сиңа ышанабыз, әйеме, балалар? Син булдырачаксың!
(Утны сүндерергә).
Джина әйтә: «Крибле грабли бумс». Нәрсәдер барып чыкмады.
Кар к: Нишләргә соң?
Джина: Мин уйлап таптым. Әйдәгез, йолдызчыларны чакырыйк. Бәлки, алар безгә йолдызлар буенча Кыш Бабайның килеп чыгуын күрсәтерләр.
“Йолдызчылар биюе” (кызлар җырлыйлар)
(Биюдән соң «Тылсымлы» музыка яңгырый. Убырлы карчык килеп чыга. Яктылыкны кабызырга).
Кар к: Ой, бу Кыш бабай түгел. Тагын барып чыкмады!
Джина: Ә бу кем? Хәтта көнчыгыш чибәренә дә охшамаган!
Убырлы: Исәнмесез! Ни өчен мин охшамаган? Кайда мин? Кая эләктем? Искә төшердем, мин былтыр монда идем. Сез монда Яңа ел бәйрәмен үткәрдегез! Бүләкләр алдыгыз! Ә мине чакырмадыгыз! Хәзер тагын күңел ачасыз, шатланасыз. Минем дә шатланасым килә! Мин дә бүләкләр телим! Ягез әле, минем белән уртаклашыгыз!
А.б: Убырлы карчык! Хәзер синең белән бүлешергә бернәрсә дә юк. Без Кыш Бабайны чакырырга теләгән идек, ә аның урынына син барлыкка килдең.
Убырлы: Димәк, шулай килеп чыга. Сез мине тагын көтмәдегезме? Былтыр чакырмадыгыз, быел көтмәдегез. Хәзер мин сезне сихерләрмен! Белерсез ничек әбине чакырмаска! Ай, ничек сихерлим! Ой, ә синең кулыңда нәрсә ул? Чайнүк? Син әбине чәй белән сыйлыйсыңмы әллә? Ярар, кичерәм мин сезне. Тик чәйне тизрәк салып бир!
Кар к: Бу Алладинның тылсымлы лампасы. (Алладинга күрсәтә)Ул, лампаның хуҗасы. Лампа Джина ярдәме белән теләкләрне башкара. Без Кыш Бабайны чакырттык. Ә бу Джина, ул лампада яши.
Джина: Вакытлыча.
Убырлы: Димәк, сез теләкләрне үтисез. Ә ничек?
А.б: Балалар, теләкләрне ничек Джина үти?( Балалар: лампаны ышкырга кирәк).
Убырлы: (хәйләкәр) Ә лампаны тотып карарга буламы? Алладин, комсызланма.
А.б: Син тагын нидер уйладың, син бит һәрвакыт безгә комачаулыйсың. Явызлык эшлисең.
Убырлы: Балалар, мин бит төзәлдем, яхшырдым. Былтыргы кебек түгел!
А.б: Я, балалар, Убырлы карчыкка лампаны бирәбезме?
Кар к: Яхшы, Убырлы карчык,безнең белән уйнап алсаң, без сиңа лампаны карарга бирербез. Ризамы?
Убырлы: Әлбәттә риза!
“Киез итек киеп йөгерү” уены
(Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәрбер төркемгә 1 пар киез итек бирелә. 1-нче булып басып торган бала киез итекне киеп, чыршыны йөгереп әйләнеп килә. Аннары, итекне салып, 2-нче балага аны бирә.Ул да шулай ук йөгерә. Кемнең төркеме тизрәк булачак – шулар җиңәчәк).
(Убырлы к. Алладинның лампасын кулына алгач, үзгәрә һәм тагын явызлана башлый.)
Убырлы: Эләктегезме! Мин тамчы да төзәлмәдем! Мин сезне алдадым! Лампам минеке, мин аның хуҗабикәсе. Ә мин сезнең бәйрәмегез булмасын, Кыш бабаегыз килмәсен, һәм сез барыгыз да хәзер югалуын телим! Джина, ишетәсеңме, хәзер үк теләгемне үтә. Хәзер мин лампаның хуҗабикәсе!
Джина: (Куркып) Зинһар гафу итегез, ләкин миңа Убырлының теләген үтәргә туры киләчәк.
Убырлы: (шатлана)
Джина: «Сим салабим, ахалай махалай!»
(Утны сүндерергә. «Тылсымлы» музыка яңгырый. Убырлы к. юкка чыга, ә Кыш бабай пәйда була).
Кар к. һәм Ал.: (гаҗәпләнеп) Нәрсә булды? Убырлы к. кая югалды?
Джина: (шатланып) Ура, килеп чыкты!
Кыш б: Исәнмесез минем дусларым, барысын да күрүемә мин бик шат! Ә мин ничек монда шулай тиз эләктем соң?
А.б: Исәнме Кыш бабай, син хәзер балаларның бәйрәмендә. Алар сине бик көттеләр! Сине күрүгә без бик шат, ләкин бездә бәйрәм булмас дип уйлаган идек, чөнки явыз Убырлы к.безгә комачауларга теләгән иде.
Кар к: Әмма һәрвакыт шулай була, яхшылык яманлыкны җиңә. Ә син монда тылсымлы лампа аркасында килеп чыктың!
Джина: Ура, күрәсезме, минем килеп чыкты! Тылсым тәэсир итте. Убырлы к. начар теләк теләгән иде, безнең бәйрәмне бозарга, ә барып чыкмады. Күрәсезме, иптәшләр, яхшы теләкләр һәрчак тормышка аша, гәрчә беренче тапкырдан булмаса да, ә начарлары беркайчан да үтәлми.
Кыш б: (Джина белән Алладинга күрсәтә) Ә бу нинди кунаклар? Безнең кыш өчен түгел, бик җиңел итеп киенгәннәр?
А.б: Кыш Бабай — ул безнең Көнчыгыштан килгән кунаклар, алар сине күрергә һәм безнең белән Яңа елны каршыларга бик теләделәр.
Кыш б: Мин кунакларга һәрвакыт шат, безнең белән Яңа елны каршыласыннар. Ләкин нигә чыршыдагы утлар янмый соң? Хәзер без моны төзәтербез!
Кыш б: Әниләр, әтиләр, бергәләп ярдәм итегез,
Аякларыбыз белән тыпырдыйбыз, менә шулай!
Кул чабып алырбыз, менә шулай!
«1, 2, 3, чыршы утлары кабынсын!»
(Музыка яңгырый — чыршы яна).
Кыш б: Чыршыбыз да матурайды! Әйдәгез, балалар, аның янында җырлап-биеп алыйк!
“Кыш бабай” җыры
Кыш б: Матур итеп җырладыгыз! Аһ, ардым, нишләптер.
А.б: Ә син, Кыш бабай, ял итеп ал, ә балалар сиңа шигырьләр сөйләрләр.
Шигырьләр
6 б:Новый год мы очень ждали,
Елку с мамой наряжали.
Чтобы добрый Дед Мороз
Нам подарки преподнес.
Целый год мы не шалили,
Стих для дедушки учили.
Очень рады мы с утра,
Новый год пришел. Ура!
“Кыш бабай” (Туфан Миңнуллин)
7 б:Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә якын дус бабай.
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең,
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең.
8 б: “Кыш бабай килгән” (Рәфис Корбан)
Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
Көттек сине, сагынып,
Исән-саумы, Кыш бабай?
Өләш бүләкләреңне,
Капчыгыңны чиш, бабай.
Кыш б: Менә дә артистлар! Сезнең белән миңа бик күңелле!
А.б: Кыш бабай, әти-әниләребез арыганнардыр инде утырырга, бергәләп уйнап алыйк.
Ата-аналар (әтиләр) белән «Чыршыны бизә» уены
(Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдәге 1-нче бала тартмадагы уенчыкны кармак б-н эләктереп ала, әнисе уенчыкны кармактан алып, чыршыга элеп куя. Кармакны 2-нче балага бирә. Уенчыклар беткәнче, уен шулай дәвам итә. Кемнең төркеме 1-нче булып уенчыкларны чыршыга элеп бетерә – шулар җиңә).
Кыш б: Ничек матур итеп чыршыларны бизәдегез! Әйдәгез аларны Көнчыгыш кунакларына бүләк итик. (Балалар чыршыларны бирәләр).
Кыш б: Хушлашырга вакыт, безгә оныгым, өйгә кайтырга кирәк.
Кар к: Ә син бернәрсә дә онытмадыңмы? Ә бүләкләр?
Кыш б: Ах, син минем башым буш, мин бит капчыкны урманда калдырдым.
Кар к: Нишләргә соң?
Кыш б (таягы белән суга): Минем резиденциядән, сезгә бүләкләр белән могҗизалы аппарат китерделәр. Кул чабып каршы алыгыз.
Кыш б: Ярар, вакытны бушка әрәм итмик. Балалар бүләкләр көтәләр. Бирегез әле миңа кар йомарлагын. Хэзер мин сезне бүләкләрне ничек итеп алырга икәнен өйрәтәм.(Тәрәзәгә кар йомарлагын ташлый — аппараттан кечкенә КИЕЗ ИТЕК очып чыга).
Кыш б: Бу нәрсә? Мөгаен, бу сезгә! (алып баручыга бирә)
А.б: Юк. Бу минем размер түгел.
Кыш б: (үз аякларына карый) минеке дә түгел… мөгаен, аппарат ватылгандыр (аппаратка шакый).
Кыш б (аппаратка): Син минем белән алай шаярма! Әллә тунган микән ул? Хәзер җылытып карыйм (аппаратны сыйпый).
(Тылсымлы музыка яңгырый).
Кыш б: Әйдәгез, балалар, тезелеп басыгыз, кар йомарлагын алыгыз да тәрәзәгә чиратлап ыргытыгыз.
Бүләкләр өләшү.
Кыш б: Балалар, сезнең белән бик күңелле булды, ләкин, безгә китәргә вакыт җитте. Башка балаларны да котларга кирәк. Киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!
Кар к, Джина, Алладин: Бәхетле булыгыз! Сау булыгыз!
(Геройлар чыгып китәләр).
А.б: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
(Бәйрәм тәмам).




