Автор: Мухаметзянова Айгуль Сергеевна
Музыкальный руководитель МАДОУ 119 «Кроха» г. Набережные Челны
Сценарий праздника 8 марта , татарская подготовительная группа.
8 марта
Подготовительная группа на татарском
Цель: прививать детям чувство любви, уважения к женщине, воспитывать заботливое отношение к своим мамам, бабушкам, сестрам, одноклассницам.
Задачи:
- Формировать у обучающихся умения быть заботливыми, нежными, ласковыми по отношению к близким. Формирование общей культуры личности и собственной системы; нравственных и эстетических ценностей;
- Развивать опыт сценических выступлений.
- Воспитывать коллективизм, сплоченность обучающихся; показать ценность семейных отношений.
Оборудование: подарки для мам и бабушек, фонограммы, компьютер, экран.
Алып баручы: Кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар, бакчабыз хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме — 8 март белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез — Әниләр! Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!
Вход детей флэшмоб
Кыз: Әй, кызлар! Эй, малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз!
Аз гына да чыкмасын сезнең тавыш тыныгыз! Әниемә ял кирәк!
Кыз: Балалар бакчабыз гөрләп тора, шаулап тора күрегез,
Без бит бәйрәмгә жыелдык, әллә шуны белмисез?
Кыз: Газиз әниләрне котлап, җырларбыз да биербез.
«Бәйрәм белән сине, әни! Бәхетле бул!» — диярбез
Кыз: Көн дә ничә тапкыр «әни» дибез, рәхәт тә соң әни диюләр,
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр!
Малай: Яңгырасын көйләр, шат көлүләр, тирә-юньгә бүген таралсын.
Кемнәр икән бу балалар диеп бөтен кеше безгә соклансын!
Малай: Күмәкләшеп без дә, дуслар, җырлап алыйк,әйдәле!
Котлы булсын, гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме!
Җыр: «Ин якын кешем син, энием «
Алып баручы: Э хазер без сезнен белэн «Балаларны тану» дигэн уен уйнарбыз.
4-5 әни чакырыла. Күзләре бәйләнгән килеш, балалар арасыннан үз баласын табып алырга кирэк.
Игра «Балаларны тану»
Алып баручы: Менә нинди уңган безнең әниләр. Бер генә куелган бурычта да, уенда да алар сынатмадылар. Һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телик.
Малай : Син әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Малай: Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
Кыз: Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә.
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәнниләргә.
Малай: Тырыш булырмын, әни,
Әйбәт булырмын, әни!
Сине мин бик яратам,
Сөендерермен, әни.
Алып баручы: Концерт программасын дәвам итәбез. Безнең кызлар бию номерын әзерләгәннәр.
Танец девочек
Алып баручы: Без бүген барыбыз өчен дә иң кадерле булган кеше – әниебез турында күп кенә шигырьләр тыңладык. Ә әниебезнең әнисе кем була? Әйе, ул дәү әни, әби була. Әбиләр дә безнең иң кадерле кешеләребез.
Мәликә җыр “Бүләккә”
Малай: Әбекәй, алтыным,
Минем иң якыным.
Яратам, яратам
Мин аны!
Кыз: Минем әби энемне
Бәй-бәй итә, пәп итә,
Ул йокыдан торганда
Мәмие пешеп җитә.
Малай: Әниләрнең әниләре,
Әтиләрнең әниләре.
Алар безнең әбиләр.
Без сезне бик яратабыз
Бәйрәм белән, әбиләр.
Песня про бабушку (кавер “Птичка”)
Кызлар утыралар. Малайлар уз урыннарына басалар.
Бер малай: Без замана балалары,
Биергә яратабыз.
Әниләрне шаккаттырып
Ягез, биеп алабыз.
Малайлар башкаруында бию
Алып баручы: Э хәзер әниләр белән уйныйбыз. «Рукодельница» (пришить пуговицу) 4 әни чакырыла. Кем тизрәк.
Игра «Рукодельница»
Алып баручы: Менә нинди уңган безнең әниләр.
Все дети выходят на свои места
Кыз: Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Все вместе: Әни кирәк!
Малай: Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Все вместе: Әни кирәк!
Кыз: Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Все вместе: Әни кирәк!
Малай: Гөлләр чәчәк атсын өчен
Бәхет-шатлык артсын өчен
Все вместе: Әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк.
Песня “Рэхмэтлэрем чиксез сина энием”
Алып баручы: Жир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче — әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез!
Малай: Рәхмәт әйтәсем килә.
Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та назлы көлә.
Бүген җиргә иң-иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Кыз: Бүген минем дә әнкәмә
Рәхмәт әйтәсем килә.
— миңа гомер биргән өчен,
— кадерләп үстергән өчен,
— назлы карашлары өчен,
— пешергән ашлары өчен,
— йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сиңа, сөенечем.
Малай: Котлы булсын бәйрәмнәрең,
Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!
Хушлашырга вакыт җитте
Тәмамланды темабыз.
Мондый сөйләшүләр еш булыр
Сез бик теләп катнашыгыз.
Кыз: Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып
Соңгы кабат булмас, кем белә,
Гөрләшербез кабат җыелып.
Танец (под конец убегают за подарками и дарят мамам)




