“Без бергә бәхетле!” “Мы вместе счастливы!”
(гаилә бәйрәме кичәсе) (семейный праздник)
Заһидуллина Гүзәлия Фәрхетдиновна, Мамадыш муниципаль районы “Сон балалар бакчасы” тәрбиячесе.
Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, әби-бабайлар! Бүген бездә гаилә бәйрәме!
Безнең гаиләләр җыелган,
Ял итәр өчен бүген!
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Кеше һәм гаилә. Бу ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене гаиләсез, ә гаиләне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулкадәр кадерле, якын сүз ул? Без бүген шул сорауларга җаваплар табарбыз һәм күңелле ял итәрбез дип ышанып калам.
“Көннең яктылыгы – кояшта,
Күкнең матурлыгы – йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда!” –
дип яза бөек шагыйрьләребез безнең әниләребез турында. Чыннан да, тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле, газиз кешеләр ул безнең әниләр. гаиләнең тату, дус яшәвендә дә ана иң төп урыннарның берсен алып тора.
- “Көн-төн эшләсәң дә, ана хезмәтенә җитмәс”,
- “Әнкәм йорты – алтын бишек”,
- “Өйнең яме ана белән”,
- “Ана – шәфкать диңгезе”,
- “Ана ачуы — язгы кар: күп булса да тиз эри”,
- “Кояш янында – җылылык, ана янында – изгелек”.
Күрәсезме, халык анага булган мөнәсәбәтен, хөрмәтен ничекләр билгели. Чөнки аналар – бендәрбер тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган, гаҗәеп зирәк, иксез-чиксез һәм керсез мәхәббәт.
Б а л а.
Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас!
Б а л а.
Әни ул – якты кояш.
Әни ул – исле чәчәк.
Аңа күрсәткән яхшылык
Үзеңә үк киләчәк.
Б а л а
Әнием – иң якын кешем,
Иртән чәчемне үрә,
Ашлары дә тәмле була –
Яратам шуңа күрә.
Б а л а
Әнидән дә кадерлерәк
Дөньяда кем бар икән?
Аларның чын кадерләрен
Һәркем дә белә микән?
Б а л а
Язмыш сынауларында да
Алар безгә нык терәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Алар безгә бик кирәк.
Б а л а
Шуңа күрә әниләрне
Кирәк безгә сакларга.
Аларның ышанычларын
Һәрвакытта акларга.
Б а л а
Сез бәйрәмнең иң түрендә,
Сөекле хатын-кызлар.
Бары тик сезнең хөрмәткә
Яңгырый безнең җырлар.
Җыр: Зөлфия Минһаҗова, “Иң якын кешем син, әнием”.
Дөньда иң гүзәл,
Иң матур, нурлы зат
Ул минем әнием,
Ул минем әнием.
Иң якты кояшым,
Иң назлы гөлкәем,
Иң якын кешем син
Әнием – җаным син.
Кадерләп үстердең
Җаныңны биреп син.
Төннәрен йокламый,
Бәхетле булсын дип.
Тормышта урының
Гел түрдә, әнием
Алдыңда баш иям
Маягым син минем.
Үсеп җиттең диеп
Моңайма, әнием,
Һаман да мин синең
Шул нәни бәбиең.
Безнең әниләребез – дөньядагы иң яхшы кешеләр. Әниләребез белән беррәттән безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар бит әле. Әтиләр! Әти! Әтием!.. Ягымлы, шул ук вакытта җитди гаилә башлыгы. Балаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белмичә көнне-төнгә ялгап, барлык көчләрен куеп тир түгәләр, күп вакытларын эш урынында уздыралар.
Б а л а
Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алыштырыр кеше,
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.
Б а л а
“Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә
Б а л а
Әти, дигәч, күз алдына килә
Көчле кул да, чыдам беләк тә.
Әни кебек, әти дә бер генә,
Шуңа күрә әти терәк тә.
Б а л а
Әтиемнең алтын куллары
Көрәп куя карлы юлларны.
Ул булганда җылы өебез,
Ул булганда җырлап йөрибез!
Б а л а
Әтиемнең алтын куллары
Җәйләрендә чаба печәнен.
Ул булганда, безнең табыннар
Көтеп тора сыйлар пешкәнен.
Б а л а
Әтиемнең алтын куллары –
Имин булсын йөрер юллары.
“Әти!” диеп әйтү бер ләззәт,
Син булганда, әти, бар рәхәт!
Балалар үз аталары хакында гомерләре дәвамында менә ни уйлыйлар:
- 5 яшьтә. “Әтием бөтен нәрсәне белә”.
- 10 яшьтә. “Әти күп әйберләрне белә”.
- 15 яшьтә. “Мин дә әти белгәннәне беләм”.
- 20 яшьтә. “Дөресен генә әйткәндә, әти берни дә белми”.
- 30 яшьтә. “Әти шулай да кайбер нәрсәләрне белә икән шул”.
- 40 яшьтә. “Әтидән киңәш сорасаң, комачау итмәс иде”.
- 50 яшьтә. “Әтием бөтен нәрсәне дә белә”.
- 60 яшьтә. “Эх, әткәем исән булса, мин аның белән киңәшләшер идем”.
Исән чакта кадерләрен белик, үкенечкә калмасын дип әйтергә кала бу уйлануларны тәмамлап.
Җыр “Әтием, әтием”.
Бүген бездә зур бәйрәм –
Әтиебез бәйрәме.
Җыелыштык барчабыз,
Бергәләшеп котлыйбыз.
Әтием, әтием
Котлыйм сине, әтием,
Яннарыңда һәрвакыт
Көлеп торсын әнием.
Әтиебез бик гадел,
Юмарт, шаян һәм көчле
Безнең өчен ул терәк,
Әти безгә бик кирәк.
Әти – безнең горурлык
Телибез аңа саулык.
Язсын иде яшәргә
Әти диеп гомергә.
Әтием. әтием
Котлыйм сине әтием
Яннарыңда һәрвакыт
Көлеп торсын әнием
Әнием белән бергә
Яшәгез сез гомергә
Яшәгез сез гел бергә.
Безнең барыбыз өчен дә бик кадерле булган әбиләребез бар. Икенче төрле әйткәндә, дәү әниләребез, алар олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле. Әбиләребезнең чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң ягымлы сүзләр белән юатасы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә…
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
Б а л а
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр,
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әбиләр!
Б а л а
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әбиләр,
Әбиләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр!
Б а л а
Кояштай балкып тора
Әбиемнең карашы,
Ничек менә әбием күк
Җылы, якты буласы?!
Б а л а
Минем әби яшь әле,
Минем әби чип-чибәр.
Әбине күргән кешеләр:
“Кызлар кебек син”, — диләр.
Б а л а
Әбиемнең тәрәз төбе
Бизәлгән гөлләр белән.
Елмаялар чәчәкләре,
Тулгандай нурлар белән.
Җыр: “Әбием.”
Бар шатлыгың, бар рәхәтең
Яратканың тәмле чәй
Кояш чыккан кебек була
Син елмайсаң, әбекәй.
Әбекәй, әбекәй,
Яшә, яшә йөзгәчә.
Әбекәй, әбекәй,
Самавырың көйләп кенә,
Хәбәрләрең сөйләп кенә,
Эч әле син тәмле чәй, әбекәй.
Иртән торып, сулар сибеп
Үстерәсең гөлләрне
Тормыш нинди ямьле диеп
Үткәрәсең көннәрне.
Без бүгенге бәхетле тормыш өчен яраткан бабайларыбызга бигрәк тә бурычлы. Сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен, якты киләчәгебез, аяз күгебез, илебез тынычлыгы өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә сезгә, хөрмәтле бабайларыбыз!
Безгә тәрбия биргән әби-бабайларны
Искә алыйк һәрбер адымда.
Исән-саулыкларын белер өчен,
Ешрак барыйк алар янына!
Б а л а
Бабай янымда булганда –
Бернәрсәдән курыкмыйм мин.
Аның сүзе миңа закон,
Бабамны тыңлыйм мин.
Б а л а
Яшәсен безнең бабайлар
Сәламәт һәм шат булып.
Балаларының, оныкларының
Кадерлеләре булып!
Б а л а
Туганнарым бар минем,
Ә бабаем бер генә.
Бөтен кеше орышканда
Яклаучым да син генә.
Б а л а
Ул иң батыр солдат булган,
Мин дә солдат булачакмын.
Бабам тыныч ял итсен, дип,
Ил чигендә торачакмын!
Б а л а
Борчылмагыз! Үсеп килә
Батырларның оныклары.
Бабайларның батырлыгын
Бер малай да онытмады.
Б а л а
Малайлар гына димәгез,
Без – булачак ирләр дә.
Менә кемнәргә каласы
Ил киләчәк көннәрдә.
Б а л а
Без дә үсеп җитәрбез бер,
Безнең шуклык басылыр.
Шундый малайлардан чыга
Ир-егетнең асылы.
Димәк, безнең өчен иң кадерле — әниләр, иң газиз — әтиләр һәм алардан да кадерлерәк әби-бабайларыбыз бар! Без алар белән чын күңелдән горурланабыз, чөнки бер гаилә булып яшибез. Гаилә ул – бик олы сүз. Гаиләдә генә без үзебезне иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Сезгә тагын бер кат саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар,балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп тагын шулай озын-озак яшәвегезне телибез. (Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыралар.)




