Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
“Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Фәнни – тикшеренү эше
Юнәлеше: “Татар әдәбиятында табигать темасының яктыртылуы”
Тема. Баланы табигатькә якынайтуда язучыларның роле
Башкарды: 5 сыйныф укучысы Сәгыйтҗанова Мәрьям
Җитәкче: Арча муниципаль районы Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы
Эчтәлек.
I.Кереш…………………………………………………………………………………….. 3
- Төп өлеш…………………………………………………………….
- Экология һәм табигать……………………………………………… 4
- Шагыйрьләр — табигать сакчысы………………………………………. 5-7
- Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә табигатьнең бирелеше……………………. 8-9
III. Йомгаклау………………………………………………………….. 10
IV.Кулланылган әдәбият……………………………………………….. 11
I.КЕРЕШ
Фәнни эзләнүнең предметы – татар әдәбиятында табигать темасының яктыртылуы
Фәнни эшнең максаты –Язучылар иҗатында табигатьне саклау,анын матурлыгын күрә белү темасының яктыртылышын тикшерү.
Фәнни эзләнүләр түбәндәге юнәлештә алып барылды:
— Бу тема буенча әсәрләр өйрәнелде.
Эзләнү алымнары:
— язучыларның иҗаты белән танышу,
— интернет челтәреннән тикшеренү эшенә кагылышлы хезмәтләрне эзләү, өйрәнү, туплау,
— Табигать турында әсәрләрне барлау, аларны өйрәнү.
Өйрәнү объекты һәм предметы—шагыйрь, язучыларның әсәрләре.
Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм сүрәтләү алымнарын файдаландым.
Эшемнең фәнни-практик әһәмияте.Татар әдәбиятының үсешендә табигать темасының бирелешен ачыклау.Экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуында искәртергә кирәк иде. Теманың әһәмиятлелеге шуның белән билгеләнә дә.
Эшемнең актуальлеге.Татар әдәбиятында язучыларның әсәрләрендә туган як табигатенең гүзәллеген төрле сынландыру,сүрәтләү чаралары ярдәмендә күрә белү, аны саклау теләге кебек проблемалар гаять көчле һәм бүген дә актуаль.
Төп өлеш
2.1.Экология һәм табигать.
Әйдәгез урманга һәм кырга
Табигать китабын укырга.
Бу китап гаять зур.
Гаять бай.
Анда бар: Җир,Су,Күк,Кояш,Ай.
Җ.Тәрҗеманов.
Табигать ул-яшел бишек, гүзәллек вә сихрилек дәрьясы, мәңге сүнмәс вә саекмас тормыш чыганагы. Кешелек дөньясын табигатьтән башка күз алдына китереп тә булмый. Без дә бит табигать баласы.Табигать- ана безгә үз җылысын,шатлык-куанычын бирә,һәрчак кайгыда да,шатлыкта да үз канаты астына ала. Кеше табигатьтә үзенең ихтыяҗын күрә, яшәү хозурлыгын кичерә. Андагы тылсымлылык,серлелек кешелек дөньясына ачып бетермәслек яңалык һәм байлык бирә. Аның калын кара урманнары, хуш исле чәчәкләргә бай болын-кырлары,җәйләүләрдә сайраучы чикерткәләре тормышыбызны ямьгә күмә,тирә-ягыбызга матурлык,яшәү дәрте һәм рухи байлык өсти. Халкыбызның бөек язучы-шагыйрьләренә иҗат дәрте, илһам чишмәсе табигать –анабыздан, аның олы йөрәгеннән, сокландыргыч матурлыгыннан килә булса кирәк.Шуңа күрә дә,үзләренең әсәрләрендә табигатькә мәдхия җырламаган, аның илаһи матурлыгына баш имәгән язучы җир йөзендә юктыр. Һәрбер әдип үзенең иҗатында табигатькә карата булган тирән мәхәббәтен, эчкерсез соклануын чагылдыра.
2.2. Шагыйрьләр — табигать сакчысы
Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай да әнә шундыйлардан.Аның әсәрләрендә олының һәм кечкенәнең күңел хисләрен баетучы матур дөнья,иркен һавалы,челтерәвек тавышлы чишмә, сайрар кошлы табигать почмагы дәрәҗәле урын алып тора.
Тукай пейзажы табигыйлелеге, кабатланмас гүзәл күренеше һәм нәфислеге белән күңелне тарта,тирә-як матурлыгын күрергә ярдәм итә.Шулай ук укучының сиземләү көчен,күзәтүчәнлеген арттыра:
“Ул авылның,-һич онытмыйм,-
Һәр ягы урман иде,
Ул болын,яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә,җир җиләк,
Бервакыт чут-чут итеп сайрый ходайның кошлары..,”-дип яза Г.Тукай.
Бу юллардан күренгәнчә,Тукай әсәрләрендә матурлык,хуш исле болын чәчәкләре,сайрар кошлары,барысы бергә үрелеп,баланың соклану,хозурлану кебек нечкә күңелен кузгалта.Әйтерсең, шагыйрь үзенең пейзаж сурәтләрендә саф һава сулата,җәйге таң атуның кабатланмас сафлыгына сокландыра,туган җир моңына күмә һәм укучы шушындый матурлык дөньясын үзенең сиземләве,кичерешләре аша кабул итә. Баланы табигатькә якынайтуга халкыбызның яраткан шагыйре Һ. Такташ та зур өлеш кертә.Такташ әсәрләрен укыганда укучы тереклек дөньясы белән хозурлана һәм иркен табигать кочагында рәхәт хисләр кичерә.
Һ.Такташ-табигать җырчысы.Ул табигатьнең сихри матурлыгын,бөтен нечкәлекләрен,кабатланмас гүзәллеген шигъри юлларда оста чагылдыра,бала күңеленә үтеп керердәй итеп тасвирлый.”Ак чәчәкләр”шигыре шагыйрьнең табигатькә булган чиксез мәхәббәтен,аның матурлыкка гашыйк күңелен күрсәтеп тора:
“Ак чәчәкләр ява,
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр,гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела…!” Әйе, Һәр кеше өчен туган як ул бер генә, һәр кеше өчен ул иң матуры, иң якыны, иң газизе булып тоела. Үзенең туган ягын һәр кеше үзенчә ярата, аның белән үзенчә горурлана. Берәүләр туган ягының матурлыгын, аны яратуын рәсемгә төшереп сүрәтли, икенчеләре шигырь, хикәяләр аша җиткерә, ә өченчеләр җырга салып көйли. Туган як темасы,аның табигате Саҗидә Сөләйманова, Сибгат Хәким иҗатларында да зур урын алып тора. Хәтта Сибгат Хәким иҗаты турында әйтелгән мондый юллар да бар:
“Шагыйрьнең беренче яза башлаган юлларыннан алып, гомеренең соңгы минутына чаклы көн саен борчый, моңландыра, һаман дәшә, чакыра торган бер нәрсә бар: ул туган як табигате, туган җире, халык һәм аның рухы. Бу шагыйрьне халыкка, җиргә тоташтырган моң, синең иҗатыңның бер кисәге кебек күзгә күренми яши. Шул моң булмаса, бар да таралыр, бар да юкка чыгар төсле.”
Үзенең иҗатын тулысы белән диярлек туган як темасына багышлаганы Сибгат Хәким. Ул туган ягына, туган авылына чын күңелдән бирелгән кеше. Аның шулай икәнен шигырьләреннән бик ачык күрергә була. Чөнки аның, кайсы гына шигырен алып карама, ике шигыренең берсе, әлбәттә ,туган ягының табигате турында. Берсендә ул туган ягының табигатен мактап язса,икенчесендә мактаулы, хөрмәткә лаек кешеләрен тасвирлый, өченчесендә чит җирләргә киткәч, туган ягын,аның табигатен ничек итеп сагынуын, ә менә шул сагыну аша аны ничек көчле яратуын әйтеп бирә. Аның һәрбер шигыре үзенә күрә җанга ятышлы,укырга кызыклы, җайлы, ләззәтле. Сибгат Хәкимнең шигырьләрен укыганда, ирексездән күзгә яшьләр килә, һәр кешенең туган авылының челтер чишмәләре,каз бәбкәсе саклаган болыннары,тук башаклы иген кырлары искә төшә.Күңелгә: “Эх, безнең авыл да шундый бит. Юк, юк, безнеке матуррак. Ә бәлки алай ук түгелдер?”- дип төрле бәхәсле уйлар тула. Димәк, укучыдан чын шәхес тәрбияләргә телисең икән, иң беренче аның күңелендә туган якка, туган телгә, аның кешеләренә,табигатенә мәхәббәт уята алырга кирәк. Ә менә шушы өлкәдә укучы күңеленә иң төп үтеп керүчеләр –башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучылары, китапханәче булырга тиеш. Һәм аларның үз эшләренә бирелгән, хыялый кешеләр булуы да бик мөһим.
Минем беренче укытучым Ләйсән Габдуллаҗановна һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Габдрахмановналар нәкъ менә шундыйлардан. Бирелгән әсәр укучы күңеленә үтеп керсен өчен, укытучының дөрес һәм сәнгатьле итеп укый белүе шарт.Безнең укытучыларның сөйләме дә әнә шундый: алар моңсу әсәрләрне укыганда күңелең тулып елап җибәрәсең, ә күңеллесен укыганда көлә-көлә бөтен арыганлыгың онытыла.Ә инде табигать күренешләре турында укыганда, үзең дә сизмичә , шул дөньяга кереп чумганыңны белми дә каласың.
2.3 Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә табигатьнең бирелеше
Яраткан шагыйрьләребез белән беррәттән,бала кичерешләренә үтемле тәэсир итүдә табигать күренешләрен сәнгатьчә оста итеп кулланган тагын бер мәшһүр язучыны атап китәсе килә.Ул-пейзаж остасы Галимҗан Ибраһимов.Язучының һәрбер әсәрендә үзенең иркен кырлары,нәфис күркәм чәчәкле болыннары,кара урманнары белән табигать үзенә җәлеп итеп тора.Ибраһимов үзе дә бай табигать кочагында туып үсә. Шуңа күрә дә ул балалык дөньясының табигать белән аерылгысыз үрелеп барганын белә.Әйе шул,баланың уйчан күңеленә,эзләнүчән рухына табигать-үзе бер ачыш,мәңгелек могҗиза.Бала табигатенең самими ышанучанлыгын,күңеле белән табигатькә тартылуын без Г.Ибраһимов әсәрләрендә ачык күрәбез.
Мәсәлән,”Яз башы” хикәясендә язучы табигать матурлыгын сүрәтләү белән малайларның күтәренке күңелләрен, уй-кичерешләрен чагылдыра.Хикәя герое Салихның табигатькә,туган якка карата булган сөюе соклану тудыра:”…күлдә һичбер дулкын юк,ул бик тын,тонык булып,көзге кебек шома,тигез ялтырый…..Бу күлне күптән күрмәгәнгә күл үзе дә ,аның тирә-ягын чорнаган карт агачлар да,яшәреп гөрләп утырган уҗым да миңа бүген аерым бер якынлык таныталар…”.
Г.Ибраһимовның”Алмачуар” хикәясе дә пейзажга бик бай.Табигать күренешләре укучының зиһененә,йөрәгенә үтеп керерлек итеп тасвирлана:”Яратам мин үзебезнең авылны,бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны.Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны!” Туган ягым урманнары… Аның зифа,нәфис каеннары, җанга сихәт бирә торган саф һавасы җанга тынычлык,сафлык бирә. Зәңгәр күккә омтылучы баһадир наратлар, көяз чыршылар, йөзьяшәр мәһабәт имәннәр сокландыралар, ирексездән күңелне әсир итәләр. Берсен-берсе бүлдереп сайраучы кошлар да туган илнең матурлыгына, газизлегенә мәдхия җырлыйлар сыман. Ә чуар чәчәкләр белән бизәлгән, иксез-чиксез киң болыннар , тук башаклы басулар, саф сулы чишмәләр йөрәккә ничек якын ! Аларның бер-берсен тулыландырып торуын күреп таң каласың, бөек бер хис белән яратасың. “Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет,”- дигән А.Н Толстой. Әйе, табигать безнең күңел тынычлыгыбыз, сафлыгыбыз, саулыгыбыз һәм иң олы байлыгыбыз бит! Шулай булгач, аның кадерен белергә, сакларга кирәк. Ләкин кеше күп вакыт табигать турында оныта, аны рәнҗетә.Зур завод-фабрикалар, куәтле электростанцияләр төзим , тормышны үстерәм дигән булып кеше табигать-анабызга төзәлмәслек яра ясый. Сулар һавабызны пычрата, сулыкларыбызны агулый. Җәнлекләргә бай, очсыз-кырыйсыз урманнарны юк итә, балыклы күлләрне киптерә. Минут эчендә табигать-анабыз биргән байлыкны юк итә. Кешелекнең ваемсызлыгы аркасында табигатьнең нинди югалтулар кичерүен, тормышыбызның никадәр гарипләнүен мин шушы яшемдә үк аңлыйм.”Кешеләр! Күзегезне ачыгыз! Табигать-анабызның моң-зарын ишетегез,аңлагыз!”- дип эндәшәсем килә минем. Г.Ибраһимовның әсәрләре балага гаять зур йогынты ясый,аның уй-хисен уята,табигатьне,матурлыкны сөяргә өйрәтә.
III. Йомгаклау
Шулай итеп,язучы,шагыйрьләр безне табигатьнең серле дөньясына алып керә,аның сокландыргыч гүзәл күренешләрен ачып бирә.Әлеге язучыларыбызның укучыларны табигатькә якынайтуда зур роль уйнаган кадерле һәм бәһасез тамчылар гына.Тагын бик күп язучы-шагыйрьләребезнең иҗаты пейзаж лирикасы белән сугарылган.Мәсәлән,Зыя Ярмәкинең “Ак каен”,”Ялгыз каен”,”Җәйне сагыну” шигырьләрендәге ак каен,җиргә тереклек,яктылык бирүче кояш,иртә образлары безнең күңелдә табигатькә карата соклану хисе уята,шул табигый матурлыкның кадерен белергә өйрәтә.С.Хәкимнең “Туган як”,”Урман” шигырьләрендә , Л.Лотфиның “Тамчы”,”Песнәк белән Әнисә” хикәяләрендә табигать белән кеше тормышының аерылгысыз бер бөтен икәнлеген күрергә мөмкин.Җиләкле аланнары, йомран оялары булган болыннары, саф сулы чишмәләре белән хәйран итә торган табигать нечкә күңелле балага зур йогынты ясый.Шушы матурлык тәэсирендә без нечкә күңелле, ярдәмчел, мәрхәмәтле булып үсәбез.Чөнки безнең өебез шул,табигать ул-шул өйдә тәрбияче.
- Кулланылган әдәбият.
- Г.Тукай Сайланма әсәрләр. 5 томда. 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.
- Г.Ибраһимов.”Алмачуар”,”Яз башы”
- Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалары әдәбияты: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Хәтер: ТаРИХ, 2003.
- С.Хәким.”Туган як”, ”Урман”
- Һ.Такташ.”Ак чәчәкләр”
| Укучының | Республика, | Телефон | Адрес, | Фәнни | Кирәкле техник |
| фамилиясе, исеме, | шәһәр (район), | (мәктәп, | индекс | җитәкченең | чаралар |
| әтисенең исеме, | мәктәп исеме | өй яки | фамилиясе, | ||
| туган елы | (устав буенча), | кәрәзле | исеме, | ||
| сыйныф | телефон | әтисенең | |||
| номеры) | исеме, вазифасы | ||||
| Зәкиева Зилия Рамил кызы | Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе,6 сыйныф | 89377734794 | Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Хәсән-шәех авылы,Татарстан урамы.420007 | Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы,укытучы | — |



