Всероссийские профессиональные конкурсы педагогических работников

Организатор включен в Перечень Минпросвещения России

Конкурсы ко Дню народного единства — 4 ноября

Автор: Юсупова Гульсина Фаухетдиновна

Воспитатель МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2

“Маша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Социаль-коммуникатив үсеш” ( куркынычсызлык нигезләрен формалаштыру (юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү)) буенча “Маша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә” темасына шөгыль эшкәртмәсе

Максат: 

мәктәпкә әзерлек төркемендә юл билгеләре турындагы белемнәрен, балаларның урамда үзләрен тоту күнекмәләрен, светофор, аның вазифалары турындагы белемнәрен ныгыту;балаларның күзәтүчәнлеген, юлда игътибарлы булуларын формалаштыру. 

                        Бурычлар: 

Тәрбияви: 

     -авыр чакта ярдәмгә ашыгу, булышу теләге уяту; 

     -өлкәннәрне, иптәшләреңне хөрмәт итәргә өйрәнү. 

Үстерү: 

-балаларда хәтерне яхшырту, игътибарлылыкны арттыру, танып белү   эшчәнлеген үстерү; 

—балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү-уйлау сәләтен, игътибарлылыкларын, сүз байлыгын  үстерү; 

Белем бирү : 

-светофорның сигналларын искә төшерү; 

— бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү. 

Җиһазлау: компьютер,  слайдлар, магнитофон, проектор, экран, светофор, зебра, светофор силуэты, төсле түгәрәкләр. 

Методик алымнар һәм чаралар: сөйләү-күрсәтү,  сорау-җавап,  мактау,  проблемная ситуация, хәрәкәтле уен, уен-тәҗрибә, йомгаклау.                                                                                    Сүзлек өстендә эш: җәяүлеләр, светофорның сигналлары, җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны. 

Алдан үткәрелгән эш: юл билгеләрен өйрәнүне дәвам иттерү, светофор турында шигырьләр, “Шофер буласым килә!” җырын өйрәнү. 

 Ишегалды. Бер кырыйда-кечкенә авыл өе. Сәхнә алдында  урман күренеше, агачлар үсеп утыра.Матур көй яңгырый ,сәхнәгә автор чыга. 

Автор

Борын заманда түгел, 

Әле безнең заманда. 

 Гади татар авылының 

 Иркен ишегалдында.

Әтәч иртән киртәгә менеп,
“Кикрикүк!Кикрикүк!”- дип кычкырган 

Тавык “Кырт-кырт!” диеп, 

Чебиләрен кайгырткан. 

Яшәгән, ди Әтәч белән Тавык. 

Чебиләрен кайгырткан. (Экранда шәһәр күренеше. Шау-шулы шәһәр  тавышы.Залда юл билгеләре куелган зур юл.Читтә төркемләп куелган юл билгеләре тора.) 

Аюкай:(юл кырыена басып, башларын тотып аптырап басып торалар) 

Ай-яй-яй!Нишләргә инде хәзееер? 

Маша:Аюкай, әйдә инде,әйдә! (Аюны тарта) 

Аюкай:Тукта әлее.Үзем дә белмим  юл аркылы ничек чыгасын.Карагыз күпме автомобиль. Тапталсак? Куркаам! 

Уйланып торганда, алар янына полиция хезмәткәре килеп җитә. 

“Чеп-чеп чебиләрем” җыры янгырый, сәхнәгә Тавык белән Әтәч артыннан ияреп чебиләр чыга һәм бию башкарыла.Музыка астына Маша керә, чебиләрне куркыта. 

  

Маша: Сезнеңмонда ятып берни күргәнегез юк бит. Ә менә минем шәһәргә барасым килә. 

Тавык: Нишләр идең инде анда? 

Маша: Ял паркына барып уйнар, тәмледән тәмле туңдырмалар ашар идем. 

 Тавык:(борчулы кыяфәт белән): 

Кырт-кырт! Кырт-кырт! 

Әтәчкәем, шулай ишегалдында гомер үтә. 

Минем дә шәһәрне күрәсем килә. 

Чебиләр: Безнең дә барасыбыз килә. 

Музыка яңгырый, сәхнәгә Аю чыга. 

Аюкай: Кем кычкыра, дисәм, Маша икән. 

Маша:Аюкай, минем шәһәргә барасым килә.Барам!Барам!Барам! 

Чебиләр: Безнең дә барасыбыз килә! 

Аюкай:Анда автомобильләр бик күп диләр.Юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк ди.Ә мин кагыйдә дигән нәрсәләрен үзем дә белмим.Башта үзем барып өйрәнеп кайтыйм әле.Аннан сезне дә алып барырмын.Ярыймы. 

Музыка яңгырый.Барысы бергә чыгып китәләр. 

(Экранда шәһәр күренеше. Шау-шулы шәһәр  тавышы.Залда юл билгеләре куелган зур юл.Читтә төркемләп куелган юл билгеләре тора.) 

Аюкай:(юл кырыена басып, башларын тотып аптырап басып торалар) 

Ай-яй-яй!Нишләргә инде хәзееер? 

Маша:Аюкай, әйдә инде,әйдә! (Аюны тарта) 

Аюкай:Тукта әлее.Үзем дә белмим  юл аркылы ничек чыгасын.Карагыз күпме автомобиль. Тапталсак? Куркаам! 

Уйланып торганда, алар янына полиция хезмәткәре килеп җитә. 

Полиция хезмәткәре:( свисток сызгыртып керә)Туктагыз сез нишлисез?Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме соң? 

Бергә:Юк! 

Полиция хезмәткәре:Әйдәгез, мин сезне якындагы “Кояшкай” балалар бакчасына алып барам. Бу бакчага йөрүче балалар барлык юл йөрү кагыйдәләрен беләләр, сезне дә өйрәтерләр. 

 Полиция хезмәткәре белән Маша һәм чебиләр балалар бакчасына киләләр. 

Полиция хезмәткәре:Исәнмесез.Хәерле көн, балалар! Мин сезнең янгашәһәргә бергәләп барырга Аюкай белән Машаны да алып килдем.Ләкин алар юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр. Сез аларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтегез, юл билгеләре  белән яхшылап таныштырыгыз? 

Тәрбияче:Бик теләп булышабыз, шулаймы,балалар! 

Полиция хезмәткәре: Сез тәрбияче апаны игътибар белән тыңлагыз. Миңа китәргә вакыт, юлларда тәртип саклыйсым бар.Саубулыгыз! (Полиция хезмәткәре чыгып китә) 

Маша: Минем ашыйсым килә! 

Аюкай: Түз инде… 

Тәрбияче: Әйдәгез, без сезне үзебез белән шәһәргә алып барабыз.Экскурсиягә барганда парлап басабыз.Экскурсия барышында тагын да игътибарлы, сак булырга, үзегезне әдәпле тотарга кирәклеген онытмагыз. 

Балалар: Әйдәгез, киттек! 

Музыка астында шәһәргә бару.(Тәрбиячедә, аюда кызыл флажоклар) 

Маша: Урра! Ашарга! (юл аркылы чыкмакчы була) 

Тәрбияче:Тукта, тукта син нишлисен?Балалар Маша дөрес эшлиме? 

(Балаларның якынча җаваплары.) 

Әйдәгез, бергәләп, яңа дусларыбызга юл аша ничек чыгарга кирәклеген өйрәтик. 

Тәрбияче:  – Юлны кайсы урында аркылы чыгарга мөмкин? 

Беренче бала: Җәяүлегә юлны әнә аклы-каралы сызыклар белән билгеләнгән урыннардан гына чыгарга ярый. Ул зебра дип атала. 

Тәрбияче:Әйе,балалар, без аны зебра яки җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны дип атыйбыз. 

 Юл аркылы чыкканда тагын нинди кагыйдәне онытмаска кирәк? 

Икенче бала: Светофор булганда аның сигналына карыйбыз: кызыл сигнал янганда туктап торабыз, яшел янганда юл аркылы чыгабыз. 

Юл аркылы чыкканда, светофор булмаган очракта, тагын да  игътибарлы булырга, чыгар алдыннан башта сул якка, юлның уртасына җиткәч уң якка карыйбыз хәрәкәт итүче транспорт чарасының булмавына инангач кына, юлны аркылы чыгарга мөмкин. 

Тәҗрибә-уен:”Юл аша чыгу” 

Башта бер бала, аннан башка балалар юл аша чыгып карыйлар. 

Тәрбияче:Ә хәзер, аюкай белән Маша юл аша чыгып күрсәтсеннәр инде. 

Маша белән Аю юл аша чыгып карыйлар. 

Маша: Кара-кара бу нинди өч күзле нәрсә, әллә нинди утлар да яна, яңа ел җитәме әллә? 

Тәрбияче: Маша балалар әле генә ике төрле сигнал бирүче, җәяүлеләр өчен булган светофор турында әйтеп үттеләр Син ишетмәдеңме?Ә бу светофор транспорт чараларын йөртүчеләр өчен кирәк.Аның ничә сигналы бар?(Сигналарын кабатлап үтү) Светофор — транспорт чараларының һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләү өчен кирәк.Безнең балаларыбыз светофор турында шигырьләр дә беләләр.Сүзне балаларга бирик.

* Багананың өч күзе,

Өч күзендә өч сүзе,

Берсе аның-кызыл күз,

Икенчесе – сары күз

Өченчесе-яшел күз.

*Сары әйтә,әзерлән ди,

Хәзер юл ачылачак.

Яшел әйтә әйдә кузгал,

Юлдан чык курыкмыйча.

Тәрбияче: Әйдәгез, светофорның сигналларын Маша ныграк истә калдырсын өчен, “Светофор” уенын уйнап алыйк. Уенның кагыйдәсен аңлатам. Һәрберегез кулыгызга светофорның сигналлары белдергән түгәрәкләр аласыз. Музыка уйнаганда биеп, түгәрәк буйлап әйләнәбез, музыка туктагач , мин әйткән биремне үтибез. Башладык. Мине игътибар белән тыңлыйбыз. 

Музыкаль уен: “Светофор” 

Тәрбияче:Балалар юлда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен тагын нәрсәләр кирәк әле? 

Балалар:Юл билгеләре. 

Тәрбияче:Бик дөрес.Юл билгеләре бик күп.Алга карыйк әле, бу нинди билгеләр икән?(Тыючы һәм кисәтүче билгеләр турында сөйләшү) 

(Балаларның якынча җаваплары.) 

Тәрбияче:Балалар, транспорт йөртүчеләр юл билгеләрен пычрак, кар  каплаганда, томан вакытында, караңгыда бу билгеләрне ничек күрәләр икән соң?Автомобиль фарасыннан яктыра торган махсус буяу белән капланганнар.Аларны тагын кайларда күрергә мөмкин? 

(Балаларның якынча җаваплары.) 

Маша:Бик тә ашыйсым киләәәә! 

Аюкай:Ә ашханәне ничек табарбыз икән? 

Тәрбияче:Балаларашханәне нинди билгеләргә карап табабыз әле? 

Бер бала: Әнә, күрәсезме, алдагы билгене? Ул якын тирәдә генә ашханә бар дигәнне аңлата.Хезмәт күрсәтүче билге була. 

Икенче бала:Тагын нинди хезмәт күрсәтүче билгеләре була?(Бер бала билгеләрне күрсәтеп аңлата) 

Тәрбияче: Без сезнең белән тагын бер хезмәт күрсәтүче билге белән таныштык.Исегездә калдымы хәзер сез кабатлагыз. 

Аюкай белән Маша кабатлыйлар. 

Тәрбияче: Безнең балаларыбызның шигырьләрен тыңлап үтик. 

* Сезгә бары бер киңәш,

Олы юлга кермәгез.

Юл өстендә тормагыз,

Карамыйча йөрмәгез

* Юлда тәртипле булуны

Файдасы күп, белегез.

Хәерле юл барчагы

Исән-имин йөрегез.

 Тәрбияче: Менә Аю белән Маша юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт белергә кирәк икән. 

 “Шофер буласым килә”җыры башкарыла. 

Тәрбияче: Афәрин. Аю белән Маша юл йөрү кагыйдәләрен аңлаганнардыр төгәл үтәрләр дип ышанабыз.Әйдәгез бергәләп үзебезнең бакчабызга кайтыйк. 

Музыка астында “бакчага” кайталар. 

Тәрбияче: Менә кайтып та җиттек. Аюкай, Маша моннан соң юл йөрү кагыйдәләрен аңлаганнардыр, төгәл үтәрләр дип ышанып калабыз. Шәһәргә барып сез ниләр белдегез?( Машага мөрәҗәгать) 

Балалар.(Якынча җаваплары) 

Тәрбияче: Маша нәрсәләр өйрәнден.Сөйләп күрсәт әле? 

Маша: Светофорның сигналы бар,                           Кызыл төс әле куркыныч, 

              Тыңла аны карусыз.                                        “ Тукта, көтеп тор!”-дия. 

Тәрбияче: Молодец! Аңлагансын. Рәхмәт сезгә балалар. 

Аю белән Маша: Рәхмәт сезгә.Сез безне юл кагыйдәләре белән таныштырдыгыз. Хәзер инде без аларны төгәл үтәрбез.(Аю белән Маша юл аркылы , кагыйдәләрне үтәп, залдан чыгып китәләр)