Всероссийские профессиональные конкурсы педагогических работников

Организатор включен в Перечень Минпросвещения России

Конкурсы ко Дню народного единства — 4 ноября

Автор: Мухаметзянова Айгуль Сергеевна

Музыкальный руководитель МАДОУ 119 «Кроха» г. Набережные Челны

Сценарий праздника 8 марта , татарская подготовительная группа.

8 марта
Подготовительная группа на татарском

Цель: прививать детям чувство любви, уважения к женщине, воспитывать заботливое отношение к своим мамам, бабушкам, сестрам, одноклассницам.

Задачи:

  1. Формировать у обучающихся умения быть заботливыми, нежными, ласковыми по отношению к близким. Формирование общей культуры личности и собственной системы; нравственных и эстетических ценностей;
  2. Развивать опыт сценических выступлений.
  3. Воспитывать коллективизм, сплоченность обучающихся; показать ценность семейных отношений.

Оборудование:  подарки для мам и бабушек, фонограммы, компьютер, экран.

Алып баручы: Кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар, бакчабыз хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме — 8 март белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез — Әниләр! Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!    Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Вход детей флэшмоб

Кыз: Әй, кызлар! Эй, малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз!
Аз гына да чыкмасын сезнең тавыш тыныгыз! Әниемә ял кирәк!

Кыз: Балалар бакчабыз гөрләп тора, шаулап тора күрегез,
Без бит бәйрәмгә жыелдык, әллә шуны белмисез?

Кыз: Газиз әниләрне котлап, җырларбыз да биербез.
«Бәйрәм белән сине, әни! Бәхетле бул!» — диярбез

Кыз: Көн дә ничә тапкыр «әни» дибез, рәхәт тә соң әни диюләр,
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр!

Малай: Яңгырасын көйләр, шат көлүләр, тирә-юньгә бүген таралсын.
Кемнәр икән бу балалар диеп бөтен кеше безгә соклансын!

Малай: Күмәкләшеп без дә, дуслар, җырлап алыйк,әйдәле!
Котлы булсын, гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме!


Җыр: «Ин якын кешем син, энием «

Алып баручы: Э хазер без сезнен белэн  «Балаларны тану» дигэн уен уйнарбыз.
4-5 әни чакырыла. Күзләре бәйләнгән килеш, балалар арасыннан үз баласын табып алырга кирэк.

Игра «Балаларны тану»

Алып баручы: Менә нинди уңган безнең әниләр. Бер генә куелган бурычта да, уенда да алар сынатмадылар. Һәм аларга  киләчәктә дә уңышлар телик.

Малай : Син әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

Малай: Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.

Кыз: Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә.
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәнниләргә.

Малай: Тырыш булырмын, әни,
Әйбәт булырмын, әни!
Сине мин бик яратам,
Сөендерермен, әни.

Алып баручы: Концерт программасын дәвам итәбез. Безнең кызлар  бию номерын әзерләгәннәр.

Танец девочек

Алып баручы: Без бүген барыбыз өчен дә иң кадерле булган кеше – әниебез турында күп кенә шигырьләр тыңладык. Ә әниебезнең әнисе кем була? Әйе, ул дәү әни, әби була. Әбиләр дә безнең иң кадерле кешеләребез.

Мәликә җыр “Бүләккә”

Малай:  Әбекәй, алтыным,
Минем иң якыным.
Яратам, яратам
Мин аны!

Кыз:  Минем әби энемне
Бәй-бәй итә, пәп итә,
Ул йокыдан торганда
Мәмие пешеп җитә.

Малай: Әниләрнең   әниләре,
Әтиләрнең  әниләре.
Алар  безнең   әбиләр.
Без  сезне  бик  яратабыз
Бәйрәм  белән,  әбиләр.

Песня про бабушку (кавер “Птичка”)

Кызлар утыралар. Малайлар уз урыннарына басалар.

Бер малай: Без  замана  балалары,

Биергә  яратабыз.

Әниләрне  шаккаттырып

Ягез,  биеп  алабыз.

 

Малайлар башкаруында бию

Алып баручы: Э хәзер әниләр белән уйныйбыз.  «Рукодельница» (пришить пуговицу) 4 әни чакырыла. Кем тизрәк.

Игра «Рукодельница»

Алып баручы: Менә нинди уңган безнең әниләр.

Все дети выходят на свои места

Кыз:  Көннәр якты булсын өчен,

                         Йокы татлы булсын өчен

Все вместе:  Әни кирәк!

Малай:  Җил-яңгырдан саклар өчен,

                         Усаллардан яклар өчен

 Все вместе: Әни кирәк!

Кыз:  Ашлар тәмле булсын өчен,

                        Дөнья ямьле булсын өчен

Все вместе: Әни кирәк!

Малай:  Гөлләр чәчәк атсын өчен

                        Бәхет-шатлык артсын өчен

Все вместе: Әни кирәк!

                        Иң кадерле кеше җирдә

                        Әни, димәк.

 

Песня “Рэхмэтлэрем чиксез сина энием”

Алып баручы: Жир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче — әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез! 

Малай: Рәхмәт әйтәсем килә.
Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та назлы көлә.
Бүген җиргә иң-иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.

Кыз: Бүген минем дә әнкәмә
Рәхмәт әйтәсем килә.
— миңа гомер биргән өчен,
— кадерләп үстергән өчен,
— назлы карашлары өчен,
— пешергән ашлары өчен,
— йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Малай: Котлы булсын бәйрәмнәрең,
Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!
Хушлашырга вакыт җитте
Тәмамланды темабыз.
Мондый сөйләшүләр еш булыр
Сез бик теләп катнашыгыз.

Кыз: Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып
Соңгы кабат булмас, кем белә,
Гөрләшербез кабат җыелып.

Танец (под конец убегают за подарками и дарят мамам)