Всероссийские профессиональные конкурсы педагогических работников

Организатор включен в Перечень Минпросвещения России

Конкурсы ко Дню народного единства — 4 ноября

Автор: Муллашова Эльмира Раисовна

воспитатель по обучению родному языку МАДОУ д/с №112 «Мозаика»

Праздник «Алма бәйрәме»

112 нче балалар бакчасының  татар теленә өйрәтүче тәрбияче                                                                                                                                                                                

Муллашова Эльмира Раисовна,

 4 төркем тәрбиячесе Мубаракова Гөлназ Равхатовна.

Максат: Милли уеннар, алма бәйрәме аша балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Көз ел фасылынын матур бәйрәме-Алма бәйрәме турында балаларга төшенчә бирү. Җырлар, табышмаклар, шигырьләр өйрәнүгә теләк уяту.

2.Балаларда сәнгатьлелек, артистлык сәләтләрен үстерү.

3Үз халкынын мәдәниятына, туган республикасына карата  горурлану хисләре тәрбияләү.

 

Алма бәйрәме

                             Зурлар  төркеме   өчен

Балалар  музыка  астында  залга  керәләр.  Кулларында  яфраклар. Ярымтүгәрәккә  басалар.

        Җ Ы Р      “Үтте-китте”.

Алып бар.  Менә  быелның  да  җәйләре  үтеп  көзләре  дә ярты  юлга  җиттек.  Хәерле  кич,  кадерле  кунаклар.  Безнең  белән  бергә  сез  дә  бәйрәмгә  кушылыгыз. Бергәләп  күңел  ачыйк. Бүген бездә алма бәйрәме. Бәйрәмебезне шигыр белән башлап җибәрик.

1 бала. Саубуллашып   җәйләр  белән

               Алтын  көзгә  кердек  без.

               Бәйрәмгә  килгән  чагында
                      Көзнең  үзен  күрдек  без.

2 бала.  Сары  матур  яфракларны

               Ул  үзе  бүләк  итте.

               Тиздән  килеп  җитәрмен

               Бии  торыгыз,  диде.

(Ралинә, Диляра, Нәргиз, Илдан, Алихан, Булат шигырьләр сөйлиләр)

Алып баручы.  Балалар,  быелгы  көз  бигрәк  тә  матур  килде. Мин  сезне  хәзер  яшелчә  бакчасына  алып  барам. Әйдәгез, киттек. Быел алмалар да күп булды бит, алмалар җыеп, пирог та пешерергә сорарбыз әле әниләрдән.(Музыка астында бакчага барабыз)

Утыралар. Шул  вакытта   сиздермичә    КАРАЧКЫ   кереп  баса.

Карачкы. Бу  нәрсә  тагын?  Нинди  чакырылмаган   кунаклар  килгән? Каргалар  куа-куа  да  туеп  беттем  инде.  Алманы   чокып-чокып  бетергәннәр,  юньсезләр,  көнбагышны  чүплиләр. Куяннары   кишер-кәбестәне  харап  итәләр. Кәҗәләр  кереп  бәрәңгеләрне  таптыйлар. Менә  тагын  кемнәрдер  килгән.

Алып бар. Без-балалар,  балалар  бакчасыннан  алма  бакчасына экскурсиягә  килдек.  Ә  син  үзең  кем? 

 

Карачкы. Мин  бакча  каравылчысы. Исемем –Карачкы.

Алып бар.  Карачкы?!  Балалар,  сезнең  Карачкы  күргәнегез бар  идеме? Карагыз,  менә  нинди  була  икән  ул. Нишлисең  инде  син монда?

Карачкы.  Мин  монда  яшечә, җиләк-җимешләрне  сакладым.  Көш-көш!.   Барыгыз, китегез  моннан. Көш-көш!

Алып бар. Кума  әле  безне.  Без  синең  яшелчәләреңә  тимибез. Әйт  әле  шуны,  кайчаннан  бирле  каравылда  торасың?

Карачкы. Һәй,  сорап  торасыз  тагын,  иртә  яздан  бирле. Уҗымнар  шытып  чыгу  белән,  саламнан  ясадылар  да  үземне,  менә  шунда  бастырып куйдылар. Ә  инде  кыяфәт  шәп  булсын  өчен  менә шулай  киендерделәр.

Алып бар. Күңелсез  түгелме  соң  сиңа?

Карачкы.  Күңелсез, кәнишне,  ничек  күңелсез  булмасын. Менә  иртәдән  кичкә  кадәр  үзегез  басып  торыгыз  әле.  Сөйләшергә  бер  кем  юк.  Көндез  каргалар,  төнлә  куяннар…  тынгылык  бирми. Суткасына  24  сәгать эшлим,  йокы  күргән  юк. Җитмәсә,  яңгырлар  ява.

Алып бар. Карачкы, безнең  балалар белән җыр җырлап ал.

 Көз турында җыр “Көз килә”

Карачкы. Әйдәгез,мин җырларга яратам!

Карачкы.  Әле  бит  минем  җыелып  бетмәгән  алмаларым күп .  Хуҗалар  да  тизрәк  җыеп  алмыйлар.

Алып бар. Әйдә,  без  сиңа  булышабыз.

Уен  “Алмалар  җыю”

Алып  бар. Ә  син  монда  озак  торырга  җыенасыңмы  соң?

Карачкы.  Хуҗалар  көзгә  хәтле  торасың, дип  бастырып  куйдылар. Ә  кайчан  килә  көз,  кем  белә  аны?

Алып  бар.  Күңелсезләнмә, без синен кәефеңне күтәрербез.

Балалар. Көз, Көз.  Сине  көтәбез!

МУЗЫКА  АСТЫНДА    К Ө З   К Ы З Ы   КЕРӘ.

Көз.  Исәнмесез,  дусларым, 

          Сез  бакчада икәнсез.

Карачкы. Ай,  нинди  матур  кыз,  тотыгыз  мине,  егылам, егылам!

                Алып баручы  Карачкыны  тота.

Карачкы. Исәнме,  сылу  кыз! Мин  сине  шундый көттем.

Алып  бар. Хуҗалары  аңа  син  килгәнче  басып  торырга кушканнар.

Карачкы. Әйе,  сылу  кыз. Мин эшемне балалар ярдәмендә эшләп бетердем. 

Көз.  Әйе, купме уңыш җыйгансыз!  Әйдә  балалар  белән  күңел  ач.

Карачкы. Ур-ра, ур-ра,  көз килде!  Көз  килде.  Мин  дә  сезнең  белән  уйныйм  күңел  ачам.

“Күңелле алмалар”уен

Алмаларым төрле-төрле

Сары чирәм астында

Алмаларны салып киттем 

Бер иптәшем каршына.

 Алып баручы: Карачкы, Көз кызы безнен балаларыбыз матур итеп театр уйный белә. Әйдәгез,аларны карап китик.

“Ике ялкау” әкиятен сәхнәләштерү.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле “Алма” җырын кунакларга бүләк итик.

Карачкы: Балалар, матур итеп җырладык, уйнадык. Мин  үземнен бакчадагы бөтен алмаларны сезгә бүләк итәм. 

 Алып баручы: Ә алмалардан сезнен әниләрегез бик матур, тәмле пирог пешерер. Сез әниләрегез белән бергә алмадан матур эшләнмәләр дә алып килдегез. Карачкы, син бу эшләнмәләрне күрергә өлгердеңме әле?

Карачкы: Күрдем, күрдем.

Алып бар. Балалар,  безгә  бакчабызга  кайтыр  вакыт  җитте.  Әйдәгез, Карачкы белән хушлашыйк та  юлга  кузгалырбыз. Ә Көз безнен белән бакчага кайтабыз.

 Музыка астында бакчадан кайту.

 

           Б Е Т Т Е