автор: Давлетшина Лариса Раисовна
учитель технологии МБОУ Кадыбашская СОШ Агрызского муниципального района РТ
Урок технологии по теме: Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе
МБОУ Кадыбашская СОШ Агрызского
муниципального района РТ
Урок технологии по теме:
Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе
Учитель технологии: Давлетшина Л.Р
Тема: Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе.
Максат: Сәламәт яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше буларак дөрес туклану күнекмәләрен формалаштыру.
Белем бирү бурычы: Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга кирәклеге турында мәгълүмат бирү.
Үстерү бурычы:Дөрес туклану сәламәтлекнең нигезе булуын аңлату.
Тәрбияви бурыч: Коллективта эшли алу;бер-береңә ярдәм итү күнекмәләрен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Фән нәтиҗәләре:Дөрес туклануга омтылыш уяту.
Шәхси нәтиҗәләр:
-үзеңнең һәм сыйныфташларыңның эшчәнлеген бәяли алу;
-планлаштырылган һәм куелган бурычларны үтәү;
-үз фикереңне башкаларга җиткерә белү; хезмәттәшлеккә әзерлек булдыру.
Метапредметные:
Даими: -танып –белү объектларын анализларга;
-дәреснең һәм этабының уку бурычларын билгеләргә;
-уеннарны үтәү буенча иң рациональ эзлеклелеген саөларга;
-чагыштырып карау; үз эшчәнлегең нәтиҗәсен максат белән бәяләргә.
Танып белү:Мәгълүматны алырга, эшкәртергә һәм бер формадан икенчесенә әверелдерергә, үзебез өчен иң уңайлы форма сайларга.
Коммуникатив: диологта катнашу( укытучы-укучы, укучы- укучы), үз фикереңне тәнгыйть белән карарга, үз фикереңне белдерергә, аңларга һәм башка позицияләрне кабул итәргә.
Укыту методы: аңлатма-иллюстратив, эзләнү.
Дәреснең тибы: уен-дәрес.
Җиһазлар: А4 форматында кәгазьләр, маркерлар,төрле ашамлыклар белән иллюстрацияләр.
- Оештыру өлеше.
Исәнмесез, балалар!Элек-электән үк кешеләр бер-берсе белән очрашкач исәнләшеп,бер-берсенә исәнлек- саулык теләгәннәр.Сезнең хәлләрегез ничек?Дәресне башларга әзерме?
2.Уку мәсәләсен кую.
Саулык зур байлык диләр.Әйе, сәламәтлек-бәхет чыганагы ул.Әйдәгез,сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерик.(Мин башлыйм, сез дәвам итегез)
-Сәламәт тәндә — (сәламәт акыл).
-Байлык –бер айлык,(саулык гомерлек).
-Авыруга бар нәрсәдә- (ачы).
Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?(Укучыларның фикерләрен тыңлау).
Әйе, дөрес тукланырга кирәк.
Димәк, без бүген дөрес туклану турында сөйләшербез.
3.Уку мәсәләсен чишү.
Сезнең алда пазлалар ята,әйдәгез аларны җыеп карыйк.
(өч пазла-алма, сөт, балык рәсемнәре)
-Нинди сурәт килеп чыкты?
-бер сүз белән генә ничек дип әйтеп була?(азык –төлек,туклану азыклары)
Ничек уйлыйсыз кешенең туклану рационында нинди ризыклар булырга тиеш?
(углевод, витамин, аксым, майлар, минераль матдәләр кергән ризыклар)
“Без ашар өчен түгел,ә яшәр өчен ашыйбыз”-дигән борынгы грек философы Сократ.Элекке бу әйтем бүгенге көндә дә актуаль. Бигрәктә үсүче организмга.Сәламәтлек ул бик кыймәтле,чөнки ул безгә бер генә бирелә.Бик күп чирләр, безнең дөрес тукланмаудан килеп чыга
.Әйдәгез “Зарарлы һәм файдалы” уенын уйнап алыйк. (Конвертта төрле ашамлыклар салынган һәм биремнәр язылган, биремнәр төрле.)
4.Дәреснең төп өлеше. Яңа теманы өйрәнү.
Балалар, сез инде зурлар һәм беләсез, кеше туганнан ук үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Бу бик җинел түгел. Т безне барлыкка китергәндә безне табигыйабигать




